Хәвеф-хәтәр
22 июль 2022, 05:46

Боз яву аркасында гадәттән тыш хәл кертелде

Районнарның берсендә эре боз яуган. 

https://bash.newshttps://bash.news
https://bash.news

Башкортстаның Куергазы районында 20 июльдән гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хактагы карарга муниципалитет башлыгы Юлай Ильясов кул куйган.

 Гадәттән тыш хәл кертелүнең сәбәбе метеорологик күренешләргә бәйле. Чөнки эре яңгыр һәм боз яву аркасында чәчүлекләргә зыян килгән.

Эре боз – шактый куркыныч күренеш, ул авыл хуҗалыгы культураларына зур зыян салырга мөмкин.

Әлегә гадәттән тыш хәл Свободин, Шабагыш һәм Ленин авыл биләмәләре территорияләрендә кертелгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас