+20 °С
Болытлы


Яңавыл районында янган мунчада 78 яшьлек хатын-кызның гәүдәсе табылган. Бүген, 18 июль, иртә белән Яңавыл районының Шүдек авылындагы Молодежная урамындагы мунчада янгын чыккан.
Янгын булган урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчләре һәм авыл советының ирекле янгын сүндерү бригадасы килгән.
Янгын сүндерүчеләр мунчада 78 яшьлек хатын-кызның гәүдәсен табып алганнар. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара.
Чыганак:gtrk.tv
Фото:gtrk.tv