Хәвеф-хәтәр
18 июль 2022, 18:17

Бу юлда кешеләр аеруча күп үлә

Республиканың кайсы трассасы турында сүз бара?

Башкортстанның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов республикада иң күп кешеләр үлгән юлны атады. Аның сүзләренчә, бу проблема Радий Хәбиров рәислегендәге “Транспорт сәгате”ндә җентекләп өйрәнелгән.

Сүз Уфа-Бөре-Яңавыл автомобиль юлы, ягъни аны Благовещен район территориясенә тур килгән участогы турында бара.

“Нәкъ шушы юлга  аварияләрдә гомерләре өзелгән 15 кешенең 9ы туры килде. Бер җәяүледән башка, барысы да машиналар бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булды. Район территориясендә  һәлак булучыларның 60 процентка артуы күзәтелә”, – дип яза ЮХХДИ башлыгы үзенең социаль челтәрләрендә. Ул шулай ук юлның бу өлешендә  аварияләр санын киметер өчен мөһим карарлар кабул ителүен дә өсти.  

“Транспорт сәгате”ндә профильле ведомство җитәкчесе Александр Булушев  бу участокта юл һәлакәтләренең күп булуының сәбәбе –  водительләрнең билгеләнгән тизлек режимын арттыруы.

2022 елның 15 августына кадәр трассада яңа юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны, шул исәптә “Обгон запрещен” билгеләре торган зонада каршы полосага чыгуны автоматик рәвештә теркәүче өстәмә комплекслар урнаштырырга ниятлиләр.

Моннан тыш, юл хәрәкәте хәефсезлеген тәэмин итәр өчен бу атнада ук трассада юл-патруль хезмәте  экипажлары кизү тора башлаячак.

Аварияләр санын киметү чаралар рәтендә – җәяүлеләр кичүләрен җиһазлау, тавышлы юл полосалары  ясау  һәм трассаның аеруча хәвефле урыннарында яктырту баганалары урнаштыру.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас