

Уфаның бердәм дежур-диспетчер хезмәтенә бүген көндез Караидел елгасында Академик Королёв урамындагы 26 санлы йорт тирәсендә кеше бата дигән хәбәр килгән. Вакыйга урынына тиз арада якындагы су-коткару станциясеннән катер ашыккан. Әмма алар килеп җитүгә сулыкта беркем күренмәгән.
Шаһитлар сүзләренчә, яр буенда яшьләр, хәмер эчеп, кәеф-сафа корган. Өч кеше – ике егет һәм бер яшь кыз – сигналлы буйга кадәр йөзеп киткән, аннары агым уңаена йөзеп киткәннәр. Кайсыдыр моментта егетләрнең берсе бата башлый, аны яшь кыз коткармакчы була, әмма егет аны чак батырмый. Ерактарак йөзгән икенче егет ярдәмгә чакыра башлаган. Кызны исә шул тирәдә йөзеп барган катердагылар коткарган. Бата башлаган егетне исә коткара алмыйлар, ул су астына китә. Уфаның гражданнарны яклау идарәсенең эзләү-коткару отряды водолазлары аны эзли башлаган.
Баткан егеткә 19 яшь булган. Ул, дуслары кебек үк, коенырга рөхсәт ителмәгән урында су кергән. 17 яшьлек кызны ашыгыч ярдәм медиклары дәваханәгә алып киткән.
Чыганак: bashinform.ru