Хәвеф-хәтәр
17 июль 2022, 05:31

Тагын ике кеше суга батып үлгән...

Нигә теләсә кайда су керәләр икән?

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча дәүләт комитетында хәбәр итүләренчә 16 июльгә республика сулыкларында 21 кеше батып үлгән.

Җомга көнне, 15 июльдә,  күңелсез статистиканы Кырмыскалы районындагы фаҗига тулыландырды. Монда Асыязы елгасында (су коену өчен тәгаенләнмәгән) 45 яшьлек ир баткан. Аның гәүдәсен водолазлар икенче көнне табып алган.

Икенче очрак Стәрлетамак районында теркәлгән. Анда 37 яшьлек хатын су корбаны булган.

Әйе, көннәр эсселәнү белән күпләр елга-күлләр һәм буалар буена су керергә ашыкты. Ни кызганыч, еш кына махсуслаштырылмаган пляжларда су коенып, суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозып, җитмәсә,  хәмер дә кулланып, кешеләр якты дөнья белән хушлаша...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас