+21 °С
Облачно


16 июльдә Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсенә Павловка сусаклагычында зур булмаган 2 судно бәрелешүе турында хәбәр килә: 2 кеше утырган Нептун-3 маркалы мотор көймәсе һәм 4 кеше утырган(шул исәптән бер бала да ) Ямах маркалы моторлы көймәсе суда бер-берсен урап уза алмаганнар.
Һәлак булучы юк, 1 кеше бераз имгәнгән. Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары беренчел ярдәм күрсәткән. Зыян күргән кеше Красная Горка авылы дәваханәсенә җибәрелгән.