

Ижевскида 12 яшьлек үсмер әнисен шаяртырга уйлаган. Бу хәл 13 июль төненә каршы шәһәрнең 10 катлы йортларының берсендә теркәлгән.
Фатир ачкычларын балалар мәйданчыгында югалттым дип ялганлый ул әнисенә. Ана кеше эзләп китә. Ә үсмер бу вакытта фатирда бикләнә һәм диванга ут төртә. Бераздан өенә кайткан хатын фатир эченнән кычкырган тавышлар ишетә, төтен исен сизә һәм янгын сүндерүчеләрне чакырта. Үсмер исә бу вакытта төтен белән ялкыннан ванна бүлмәсендә качып утыра.
Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә 5 кат тәрәзәсеннән кара куе төтен чыккан. Ялкын белән 21 кеше көрәшкән, 8 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Уеннан уймак чыккан диюләре шулдыр инде. Үсмер ут белән шаярту никадәр куркыныч икәнен белмәгән, күрәсең...
Чыганак: lenta.ru