

Салават шәһәрендә ир суга чумган һәм күздән югалган. Аны БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитеты водолазлары эзли.
Фаҗига шәһәрнең Желанное күлендә теркәлгән. БРның Гадәттән тыш хәлләр буенча комитетында хәбәр итүләренчә, 40 яшьлек ир су коену керү тыелган урында кенып чыкмакчы булган. Ул суга чумган һәм югалган.
Яр буена килгән оператив хезмәтләр ирнед киемнәрен һәм документларын тапкан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы барысына да бары тик махсуслаштырылган урыннарда, җиһазландырылган пляжларда гына су коенырга рөхсәт ителүен искә төшерә. “Су коену тыелган!” дигән кисәтү билгеләре белән җиһазландырылган сулкларда су керү тыела.
Чыганак: bashinform.ru