

Татарстанда пассажирлар теплоходы баткан. Аның бортында 34 кеше булган. Бу хакта Русия Тикшеру комитетының транспорттагы Телеграм-каналы хәбәр итә.
Һәлакәт кичә, 10 июльдә, Аракчино янында Идел буйлап йөзергә чыккан суднода теркәлгән. Бәхеткә, пассажирларның берсе дә каза күрмәгән. Кешеләрне тиз арада катерлар һәм көймәләргә утыртып, коткаралар һәм яр буена илтәләр.
Тикшерүчеләр вакыйганың сәбәпләрен өйрәнә. Гаеплеләргә карата җинаять эше кузгатылуы бар.
Исегезгә төшерәбез, 2011 елда Иделдә “Булгария” теплоходы батты. Фаҗига 122 кеше гомерен өзде. Шулар арасында 28 бала да бар.
Чыганак: bashinform.ru