Хәвеф-хәтәр
8 июль 2022, 20:40

Дусларының мәетләре белән төн чыккан

Абау!

mk.rumk.ru
Фото:mk.ru

Мәскәү өлкәсенең Рошаль – Шатура трассасында салонында 4 кеше булган Chevrolet Lacetti авариягә тарыган. Машинадагы бер пассажир кыз җимерек машинада кысылып калган һәм 12 сәгать аннан чыга алмаган.

Авария 7 июлендә теркәлгән. Төнге сәгать икеләрдә  водитель ни сәбәпледер идарәне югалта һәм машина әйләнә. Җитди җәрәхәтләнгән машина йөртүче көч-хәл белән машинадан чыга һәм өенә кайтып китә, кайтып җитү белән һушын югалта. Кызганычка каршы, юл-транспорт һәлакәтендә аңардан башка тагын өч кеше имгәнүен әйтеп өлгерә алмый.

Авария урынына полиция хезмәткәрләре килгәч, салонда ике үлгән егет гәүдәсен һәм исән кызны күреп кала. Яшь кыз төнге икедән алып көндезге сәгать икегә кадәр җимерек машина салоныннан чыга алмый. Аны дәваханәгә озатканнар. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас