

Япониянең элекке премьер-министры Синдзо Абэның үлеме хакында билгеле булды. Табиблар аның гомере өчен берничә сәгать көрәшкән.
Сәясәтчегә 67 яшь идн. Сайлау алды митингында 41 яшьлек Тэцуя Ямагами Абэга кулдан ясалган дробовиктан аткач, сәясәмәнне Нара шәһәре дәваханәсенә авыр хәлдә илтәләр. Хастаханәгә барганда аның йөрәге туктый, әмма табиблар аны үлем тырнагыннан алып кала. Абэ берничә сәгать реанимациядә ята, аңа төрле ярдәм күрсәтәләр, кан да күчерәләр.
Абэга атулары турында бүген, 8 июль иртәсендә билгеле була. Бу хәл Япониянең Нара шәһәрендә сайлау алды чарасы вакытында булган. Элекке Үз-үзеңне саклау көчләре диңгезчесе сәясәтче артына килеп баскан һәм дробовиктан аткан. Ямагами Абэ сәясәтеннән риза булмавы, шуңа аны үтерергә теләве хакында сөйләгән.
Ничә еллар инде безгә Япония хакында тел шартлатып сөйлиләр. Алга киткән, үсешкән, цивилизацияле, уңган, тырыш һәм эшчән халыклы ил дип. Моның белән килешми мөмкин түгел, тик менә көпә-көндез чыгыш ясаган вакытта билгеле сәясмәннәрне гади кеше атып үтерә алгач, ни дияргә дә белмәссең...
Чыганак: lenta.ru