Хәвеф-хәтәр
8 июль 2022, 15:57

Эт һөҗүм иткән малай кулсыз калган

Чөнки аны вертолетта ялгыш икенче дәваханәгә илткәннәр.

proprikol.ruproprikol.ru
Фото:proprikol.ru

Коточкыч хәл Котлас шәһәрендә  4 июльдә теркәлә. 11 яшьлек  малайга эт һөҗүм иткәч, Архангель өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгы аны  тиз арада дәвалар өчен санавиация белән Мәскәүгә  озатырга карар кабул итә. Әмма медиклар хаталана: эттән тешләнгән малайны ялгыш табиблар көткән дәваханәгә түгел, икенчесенә  илтәләр. Ә анда балага ашыгыч рәвештә тиешле ярдәм күрсәтердәй ресурслар булмаган.

“Күп вакыт югалту нәтиҗәсендә баланың кан тамырларының бөтенлеген тергезү мөмкин түгел иде”, – диелә Архангель өлкәсенең Сәламәтлек саклау министрлыгында.

Малайны хастаханәгә озату һәм госпитализацияне  оештыруга кагылышлы хезмәт тикшерүе үтә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас