Хәвеф-хәтәр
8 июль 2022, 09:10

Чак кына батып үлмәгән

Эссе көннәр башланды. Сулыкларда сак булыйк.

О.ЯровиковО.Яровиков
Фото:О.Яровиков

“Водник” стадионындагы пляжда уфалы ир, коткаручылар кисәтүләренә карамастан, чак кына батып үлмәгән.

Башкаланың гражданнарны яклау идарәсе мәгълүматлары буенча, ир берничә тапкыр буйлардан (сигнал калкавычлары) шактый  еракка ук йөзеп китә. Ахырда аның елга уртасына кадәр үк соңгы  йөзеп баруы уңышсыз була – коткаручылар аңа ярдәмгә ташлана.

“46 яшьлек ирне исән-сау ярга чыгардык. Ул бик нык курыккан иде”, – диләр гражданнарны яклау идарәсендә. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас