+21 °С
Болытлы


Яңавыл районында яшәүче бер ир кичә кич бәхетсез очракка тарыган. “Башинформ” агентлыгына медицина өлкәсендәге чыганак хәбәр итүенчә, районның үзәк дәваханәсенә 43 яшьлек имгәнгән ирне китергәннәр. Ул биектән егылып төшкәндәгедәй җәрәхәтләр алган.
Әлегә билгеле мәгълүматлар буенча, вакыйгага кадәр ул Некрасов урамындагы торак йортның 4 катында булган. Һәм ни сәбәпледер подъезд козырегына егылып төшкән.
Полиция бу хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.
Чыганак: bashinform.ru