Хәвеф-хәтәр
8 июль 2022, 15:51

30 градус эсседә 3 яшьлек баланы машинада калдырганнар

Гамьсез ата-аналар бик күп шул...

onlinetrade.ruonlinetrade.ru
Фото:onlinetrade.ru

Хабаровскида яшәүче ир белән хатын, 30 градус эсседә 3 яшьлек кызларын машинада бикләп калдырып,  кибеткә кереп киткәннәр.  

“КП” язуынча, машинада ачыргаланып елаган кыз баланы узгынчы ир күреп калган. Ул якын тирәдән баланың әти-әниләрен эзләп тә караган, әмма уңышсыз. Шуннан ул ярдәмгә чакыра башлаган. Бу вакытта парковкада суд приставлары да булган. Алар сигнализациясе кычкырсын өчен машинаны этә-төртә башлаганнар. Кызчыкны күргән ир, аптырап, сәүдә үзәгенә  аның әти-әниләрен эзләргә дип чапкан. Бу эш тә барып чыкмагач, машина янына җыелучылар коткаручыларны һәм медикларны чакыртырга кирәк дигән карарга килгән. Нәкъ шул моментта машина янына сәүдә үзәгеннән баланың әти-әнисе чыкканнар һәм машинаны алар үзләре ачкан.  Кыз баланы караган табиблар аның сәламәтлегенә зыян килмәвен раслаганнар.

Ата-ана кызыбыз йоклый иде, шуңа аны уятып тормадык, 40 минутка машинада калдырдык дип аңлаткан. Аларга карата административ протокол төзегәннәр. Ир белән хатынг кисәтү яисә 100дән алып 500 сумга кадәр штраф яный.

Гамьсезләр инде, гамьсезләр. Кем белә... 40 минут урынына 1 сәгать чыкмый торсалар, һава җитмәүдән нарасыйлары җан бирмәс дип кем әйтә ала?! 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас