Хәвеф-хәтәр
6 июль 2022, 15:19

Благовар районында - җитди авария

Һәлакәт сәбәпле хәтта юлны ябып торырга мәҗбүр булганнар. 

БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсенең матбугат хезмәтеннән.

Бүген Благовар районында М-5 "Урал" трассасының  1406 километрында "Лада Ларгус" белән "Scania" зур йөк машинасы бәрелешкән. Бу хакта республика буенча ЮХХДИнең Телеграм-каналы хәбәр итә. 

Әлегә ике кешенең дәваханәгә озатылуы билгеле. Вакыйга урынында  ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм башка хезмәтләр эшли. Юлны өлешчә ябып торганнар. Дәүләт автоинспекторлары ике якка да транспорт агымын көйләп торган. 

Авария сәбәпләре ачыклана. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас