

Төркиядә кәҗә көтүче иргә аю һөҗүм иткән. Кыргый җәнлек тә, көтүче дә алышта һәлак булганнар.
29 июньдә 44 яшьлек Фатыйх Илхан Эрзурум провинциясендәге Олур районына кәҗә көтәргә киткән. Кичен кәҗәләр көтүчесез кайткач, ирнең туганнары полиция чакырткан. Көтүлеккә юлланган полицейскийлар Илханның ботарланган гәүдәсенә тап булган. 100 метр ераклыкта пулядан үлгән аю яткан. Шунда ук көтүченең мылтыгын тапканнар.
Полиция хезмәткәрләре аю көтүлеккә килгәч, Илхан аңа аткандыр дип фаразлый. Шулай да яраланган җәнлек көтүчегә һөҗүм итеп өлгергән. Илханны ботарлаган, әмма йөрәгенә эләккән пулядан бераздан үлгән. Ирнең 5 баласы ятим калган.
Төркиянең барлык территориясендә көрән аюлар яши. Соңгы елларда аларның саны шактый арткан, һәм авыл халкы өчен бу кыргый җәнлекләр куркыныч белән яный башлаган. Аюларны авыллар гына түгел, шәһәр кырыйларындагы рестораннар тирәсендә дә күрәләр. Анда алар ризык исенә алданып килә.
Чыганак: lenta.ru