Хәвеф-хәтәр
3 июль 2022, 14:54

Мисырда ял итүчеләр күз алдында бер хатынга акула һөҗүм иткән

Акулалар нишләп кешеләргә ташлана башлады икән диләр белгечләр. 

Видеодан скриншотВидеодан скриншот
Фото:Видеодан скриншот

1 июльдә Мисырда Сахль Хашиш районында 68 яшьлек хатын-кызга акула һөҗүм иткән. Башта матбугат чаралары турист хатынны акула талап үтерүе турында хәбәр итте.

Соңрак ачыкланганча, Хургадада һәлак булган хатын турист булмаган. Ул Мисыр кешесендә кияүдә, үзе чыгышы белән  Австриядән. Мәрхүмә хатын даими рәвештә Төньяк Африкада яшәгән.

Фаҗига узган җомга көнне комлыкта була. Диңгездә коенучы хатын-кызга акула ташлана. Хатын аяксыз һәм кулсыз кала. Ял итүчеләр бу коточкыч хәлне күреп тора.

Яраланган хатынны хастаханәгә алып китәләр, тик ул юлда авырту шогыннан үлә.

Хәзер бу тирәдә ял итүне өч көнгә тыйганнар. Белгечләр акуланың агрессивлыгы сәбәбен ачыкларга тырыша, диелә хәбәрдә.

Чыганак: "Интертат" 

Читайте нас