Хәвеф-хәтәр
1 июль 2022, 06:44

Тәрәзәдән егылып төшкән баланы тотып алган

Балаларны күздән яздырмыйк!

culture.ruculture.ru
Фото:culture.ru

Якутскида урамнан узып баручы ир 12 кат тәрәзәсеннән очып төшкән нәни малайны тотып калган. Полиция мәгълүматлары  буенча, караучысыз калган 5 яшьлек малай балконга чыккан һәм тәрәзә төбенә менгән.
Ир дә, биектән егылган бала да дәваханәгә озатылган. Малайның хәлен табиблар тотрыклы авыр дип бәяли. Аның күкрәк читлеге, корсагы җәрәхәтләнгән, баш мие шешенгән.
Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас