

Һиндстанның Панипат шәһәрендә берәдәк этләр дәваханәдән яңа туган сабыйны алып чыккан. Шабнам исемле йөкле хатынны дәваханәгә алып киләләр. Ул шул ук көнне малай тудыра. Ире Аас Мөхәммәд бәби туганда хатыны янында була. Соңрак аны дәваханәнең беренче катындагы гомум палатага күчерәләр. Шабнамның ире, әнисе һәм туган тиешле апасы да шунда була. Яшь ана үзе – кроватьта, туганнары идәндә йоклыйлар. Яңа туган малаен имезгәч, туган тиешле апасы аны үзе янына идәнгә салып ята.
Төнлә туганнарның кайсысыдыр уяна да сабыйны күрми. Котлары очкан гаилә дәваханә буйлап нәнине эзли башлый. Ахырда алар урамга чыга һәм малайны берәдәк эт авызында күреп кала. Этләр аны дәваханә палатасыннан алып чыккан.
Туганнары баланы тартып алуга ирешә. Әмма, ни кызганыч, яңа туган сабый инде тын алмаган.
Коточкыч хәл!.. Сүз юк...
Чыганак: lenta.ru