Хәвеф-хәтәр
1 июль 2022, 07:05

Бер атна элек югалган малай коллекторда табылган

Малайның анда ничек эләгүен беркем белми. 

drive2.rudrive2.ru
Фото:drive2.ru

Германиянең Ольденбург шәһәрендә бер атна элек югалган 8 яшьлек малай агым сулар агып төшә торган коллекторда табылган.

Властьлар ил буйлап, җирле аучылар ассоциацияләрен һәм волонтерларны җәлеп итеп малайны эзли. Әмма таба алмыйлар. Һәм менә 43 яшьлек ир урамнан узып барганда су агып төшә торган коллектор янында  мыш-мыш бала елавын ишетеп кала. Ул полициягә хәбәр итә.  

Коллектор янына килгән коткаручылар люкны ача. Тезенә кадәр суда басып торган малай  дер-дер калтыранып торган.  Аны шунда ук дәваханәгә озатканнар. Малай, әлбәттә, бик нык өшегән. Шулай да аның гомеренә янарлык бер җәрәхәтләр дә теркәлмәгән.

Малай табылган коллектор ул яшәгән йорт яныннан 20 метр ераклыкта урнашкан. Полицейскийлар малайның коллекторга очраклы эләккәнме, әллә кемдер аны махсус анда урнаштырганмы икәнлеген ачыклый. Психологик яктан әзер булгач, аның белән тикшерүчеләр әңгәмәләшәчәк. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас