Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2022, 17:01

Су хаталарны гафу итми

Су керерлек көннәр булмаса да, корбаннар саны арта...

https://pravitelstvorb.ru
https://pravitelstvorb.ru

Быелгы җәй җылы көннәре белән шатландырырга ашыкмаса да, пляжлар ачыла башлады.

Республикада быел 137 пляж эшләргә тиеш. Ләкин ял итүчеләр булмау сәбәпле, кайсыберләрен хуҗалары ачмый тора.

Уфада 11 пляж ачылган, аларның 2се – “Теплое” күлендә : “Райский берег” һәм “Гольфстрим”. Кичә, 29 июньдә, хөкүмәт премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов җитәкчелегендә әлеге күлдә рейд үтте.

“Тикшерү барышында тәү чиратта авария-коткару чаралары, аларның төзек булуы исәпкә алынды. Пляжда кизү торучы коткаручыларның һөнәри әзерлеге дә мөһим роль уйный”, – диде Ирек Сәгыйтов.

Коткаручылар исә судагы хәвефсезлек кагыйдәләрен тагын бер искә төшерәләр:

– махсус җиһазландырылган һәм рөхсәт ителгән урыннарда гына су керегез;

– ярдан еракка йөзмәгез;

– исерек халәттә суга кермәгез;

– салкын суда озак тормагыз;

– сулыклар янында балаларны караучысыз калдырмагыз!

Күңелсез вакыйга шаһит булсагыз, “112” телефон номерына хәбәр итегез. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, диләр алар.

Әйе, су хаталарны гафу итми. 2022 елда республика сулыкларында, рәсми мәгълүмат буенча, 11 кешенең гомере өзелгән...

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: