Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
30 июнь 2022, 13:25

Самокатлары һәм әйберләре калган...

Берьюлы өч кеше тәрәзәдән  ялгыш егылып төшә аламы?

V1.ru
V1.ru

Кичә кичен, 29 июньдә,  Волгоградның Дзержинский районында 32 яшьлек  хатын ике баласы белән Историческая урамындагы йортның 16 катыннан егылып  төшкән. Узгынчылар сүзләренчә, ике баланың гәүдәләре подъезд козырегына төшкән, хатын гәүдәсе асфальтта яткан. Вакыйга урынына полиция хезмәткәрләре килгән. Ашыгыч ярдәм хатының, 6 яшьлек кызның һәм 7 яшьлек малайның үлемен раслаган.

 “Башта ул балалары белән мәйданчыкта йөрде, соңрак йорт подъездына кереп, тәрәзәдән кул болгады. Аннары балаларын әллә буды, әллә аларга кул күтәрде... Күп тә үтми аларның гәүдәләренә тап булдык”, – ди бу хәлнең шаһиты.

Һәлак булган хатын  читтән килгән дип фаразлана.

–Алар егылып төшкән тәрәзә төбендә  балаларның әйберләре, рюкзаклары, самокатлары калган, –  диләр шаһитлар.

Соңрак бу хәлгә якын чыганак гаиләнең чыгышы белән  Әзербайҗаннан булган сөйләгән. Алар фаҗига теркәлгән урын тирәсендә фатирда яшәгән. Мәрхүмә хатынның ирен полиция тоткарлаган. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: