Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
29 июнь 2022, 12:45

Җәй уртасында машиналар бозланган

Бүген төнен салкын булды шул...

https://www.bashinform.ru
https://www.bashinform.ru

Бу көннәрдә һава температурасы түбәнәйде. Башкортстанның көньягында аеруча салкын, диләр.

Мәсәлән, Зианчура районында бүген төнен һава температурасы кинәт кенә шулкадәр түбәнәйгән ки, хәтта машиналар йока боз белән капланган.

“Район үзәгендә көндез бик салкын түгел: хәзер 15 градус җылы, кичә 10 градус булган иде. Бакчачылар үсентеләрне саклау буенча чаралар күрә. Бәхеткә, уңышка зыян килмәде, – ди Зианчура башлыгы Дамин Юланов. – Салкын булса да, ул узган елгы корылык һәм янгыннарга караганда яхшырак”.

 

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: