+21 °С
Болытлы
Уфада торак йортларның берсендә яшәүчеләр коточкыч картинага тап булган. Кичә кич Вологодская урамындагы йортта 34 яшьлек ир мәете табылган.
“Бу йортта яшәүче ирне күршеләре 4 һәм 5 кат арасындагы баскыч мәйданчыгында тапканнар. Ул үз теләге белән бу тормыштан киткән дип фаразлана. Вакыйга урынына тиз арада хокук саклаучылар килгән. Алар бу эшне тикшерә башлаган. Суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре буенча, уфалының ни сәбәпле үлүе ачыкланачак”, – ди “Башинформ” агентлыгының үз чыганагы.
Чыганак: bashinform.ru