Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2022, 09:14

Самокатчы үсмер машина өстенә барып менгән

Нигә ул юлга карамыйча җилдергән?

Кичә Уфада көндезге сәгать икеләр тирәсендә самокатта җилдереп баручы 14 яшьлек үсмер “Hyundai Accent”  автомобиле белән бәрелешкән.  Самокат руленә тотынган килеш, малай машина капотына йөзе белән каплана. 

Авария Яр буе урамындагы 11/2  йорт янында теркәлгән. ЮХХДИ видео кадрларында малайның юлга бөтенләй карамыйча, карашын аска төбәп,  хәрәкәт итүе аермачык күренә.  

Һәлакәт нәтиҗәсендә самокатчы малай башы җәрәхәтләнү белән дәваханәгә озатылган. Полиция административ тикшерү башлаган.

Видеодан үзегез дә күрә аласыз. Бала машинаны күрми, ни сәбәпледер аска карап китеп бара. Бәрелешүне көтмәгән "Акцент" шунда ук туктый, самокатчы артыннан үсмернең шулай ук бу транспорт төрендә хәрәкәтләнгән дуслары да туктап кала. Миңа калса, үсмерләр, машинаны уздырып җибәреп, хәрәкәт итәргә тиеш булган. Самокатта йөрү өчен бу йорт ихатасының кысан булуын һәркем аңлый бит...

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: