Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 июнь 2022, 13:34

Призывник тәрәзәдән сикергән

Бу хәл Уфада булган.

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Уфаның  Революцион урамында урнашкан Совет районы җыелма пунктында  призывник белән бәйле хәл теркәлгән. Вакыйганың шаһиты сөйләвенчә, җыелма пункт бинасы ишеге козырегына бер егет егылып төшеп җәрәхәтләнгән.

“Тиз арада  ашыгыч ярдәм чакыртып, егетне алып киттеләр”, – дип сөйли ул.

Егетне ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенә алып киткәннәр.  Аның баш мие селкенгән, башы сөяге имгәнгән, балтыр белән табанны берләштерүче буынына зыян килгән.

Хокук саклау органнарында бу хәбәрне раслыйлар, вакыйга буенча тикшерү бара. Анда бу хәлнең нечкәлекләре турында сөйләмиләр,  бары тик  тәрәзәдән сикерүчнең Стәрлебаш районыннан килгән 20 яшьлек егет икәнен өстиләр.

Военкоматта  комментарий бирүдән баш тарталар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: