Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
24 июнь 2022, 12:38

Коега егылып төшеп үлгән...

Бу фаҗигә республика районнарының берсендә булган.

ex-press.by
ex-press.by

Балтач районы Югары Иванай авылында коточкыч фаҗигә булган: 55 яшьлек хатын коега егылып төшкән.

Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсенә хәбәр иткәннәр.

“Коткаручылар тиз арада вакыйга урынына җибәрелде. Ләкин алар коедан чыгарганда хатын инде үлгән булган. Моны табиблар раслаган”, – диләр ведомствоның матбугат хезмәтеннән.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: