+16 °С
Болытлы
Башкортстанда давыллы җил булырга ихтимал дип кисәтә коткаручылар.
Республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитетыннан хәбәр итүләренчә, бүген – 23 июньдә кичен һәм иртәгә – 24 июньдә, җил көчәеп, аның тизлеге секундына 25 метрга җитәргә мөмкин. Шуңа өстәп, койма яңгыр, боз-борчак явуы, яшен булуы фаразлана.
Мондый вакытта хәвефсезлек кагыйдәләре турында онытырга ярамый, дип кисәтәләр коткару хезмәтеннән.