Новосибирск өлкәсендә поезд тимер юлда йоклап киткән 23 яшьлек ирне бәрдергән.
Бу хәл кичә 20 июньдә көндез Пашино маневрлар районындагы җиденче тоташтыру юлында теркәлгән. Яшь кеше исерек булган һәм тимер юллар колеясында йоклап киткән.
Тепловоз машинисты ашыгыч тормозга басуны кулланган, әмма ир барыбер җәрәхәтләнгән. Сосновка авылына яшәүче ирне дәваханәгә илткәннәр һәм тиешле ярдәм күрсәткәннәр.
Җәрәхәтләнү очрагы буенча тикшерү алды эше үткәрелә.
Исерекне Аллаһ саклый диюләре дөрестер инде. Мөгаен, аек булса, исән калмас иде. Хәер, аек булса, тимер юлда сузылып ятмас та иде шул...
Чыганак: lenta.ru