Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
19 июнь 2022, 22:39

Тәрәзә кәрнизендә бер бала йөргән

Йөрәкләр “жу” итеп куйды.

"Вся Уфа" телеканалы видеосыннан скриншот.
Фото:"Вся Уфа" телеканалы видеосыннан скриншот.

Уфада Ферин урамындагы торак йорт тәрәзе кәрнизендә бер  баланы күргәннәр. Коткаручылар бу хакта социаль челтәрләрдә бастырылган видеоязмадан күреп белгән. Һәм бу хәлнең чынмы-юкмы икәнлеген ачыклар өчен видеодагы адрес буенча килгәннәр.

“Бәхеткә, кәрниздә дә, тәрәзә астында да беркемне күрмәдек. Фатирга менгәч, тәрәзә кәрнизендә йөргән малайның 2016 елгы икәнен ачыкладык. Ул фатирда картәнисе күзәтүендә булган.  Видео төшерелгән вакытта картәнисе ванна бүлмәсенә кереп киткән”, – диләр Уфаның гражданнарны яклау идарәсендә.

Коткаручылар сүзләре буенча, бу хәлдә иң коточкычы – махсус хезмәтләргә беркемнең дә хәбәр итмәве.

“Уфалылар һәм башкала кунаклары! Андый очракларда телефон белән тиешенчә кулланырга кирәк – махсус хезмәтләргә шалтыратыр өчен. Исегезгә төшерәбез, “112” бердәм номеры  буенча коткаручыларны да, ашыгыч ярдәм хезмәтен дә, полицияне дә чакыртырга мөмкин. “112”гә телефонда акча булмаган очракта да, клавиатурасы блокировкаланган телефоннан да, хәтта сим-картасыз да шалтыратырга мөмкин”, – диләр идарәдә уфалыларга мөрәҗәгать итеп. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: