Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2022, 23:15

Зоопарк караучысы йөрәге шартлаудан үлгән

Аллаһ сакласын!

barnaul.bezformata.com
Фото:barnaul.bezformata.com

Мексиканың Мичоакан штатында шәхси зоопарк караучысы йөрәге шартлаудан үлгән.

Бу хәл 13 июньдә булган.  23 яшьлек Хосе де Хесус бенгаль юлбарысын сыйпыйм дип кулын вольерга тыга. Башта  ерткыч бу назга риза булып торган, әмма кайсыдыр бер мизгелдә Хесусның кулына ябышкан. Зоопарк караучысы ачыргаланып кычкырган һәм кулын тартып алмакчы булган.

Тиздән җәнлек Хесусның кулын җибәрә. Тиз арада ашыгыч ярдәм чакырталар. Караучыны дәваханәгә алып китәләр. Аңында булганда  Хесус медикларны кулын кисмәскә үгетләп карый. Шуннан соң инде яшь егетнең хәле тиз начарая, һәм ул йөрәк өянәгеннән үлә.

Юлбарыс хуҗасы һәлак булган зоопарк караучысының медицина исәпләрен түләвен һәм ерткыч җәнлекне тотарга законлы рөхсәте барлыгын беледрә.

Күрәчәге булдымы икән... Тик мәрхүм егетнең зоопаркта эшләп, ерткыч җәнлекләрнең холкын белмәвенә аптырарсың...

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: