Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
18 июнь 2022, 10:41

Квадроцикл астында калган

Соңгы арада бу транспорт төре  –  “модада”.

БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИ идарәсеннән.

Әбҗәлил районының Яктыкүл тирәсендә кичә кичке сәгать сигезләрдә  19 яшьлек кыз, Cfmotо Сforce квадроциклында китеп барганда кинәт ауган.

Авариядә җәрәхәтләнгән кыз ашыгыч ярдәм машинасында һәлак булган. Квадроциклның тиешенчә теркәлү үтмәве, ә кызның водитель таныклыгы булмавы билгеле. Авария очрагы буенча тикшерү эше башланган, диләр БР буенча ЮХХДИдә.

“Квадроцикл конструкциясе юагры тизлектә текә борылышларда кисәк манёврлар ясарга мөмкинлек бирми. Кинәт борылырга теләгәндә водитель үзе белән бергә транспорт чарасын әйләндерүе ихтимал, ә бу инде, әлбәттә, водительнең үлеменә яисә сәламәтлек белән җитди проблемаларга китерергә мөмкин. Мәсәлән моңа охшаш аварияләрдә мотоцикл читкә чыгып очса, квадроцикл, гадәттә, үз авырлыгы белән водительне каплый да куя, Әбҗәлил районындагы очрактагы кебек. Ә бит мондый транспорт төренең авырлыгы 300 килога якын”, – ди БРның баш дәүләт автоинспекторы Владимир Севастьянов.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: