Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
17 июнь 2022, 12:23

Хәбәрсез югалган булган...

Елгада мәет табылган...

onlinevologda.ru
onlinevologda.ru

Кичә, 16 июньдә, Салават районының 2нче Иделбай авылы яныннан аккан Юрүзән елгасында мәет табылган.

Фаҗига урынына полиция, медиклар һәм коткаручылар килгән. Соңгылары мәетне судан чыгарган. Аның 59 яшьлек ирнеке икәнлеге ачыкланган.

“Мәрхүмнең шәхесе ачыкланды. Ул Мәхмүт авылы кешесе булган”, – диләр хокук саклау органыннан.

Якынча мәгълүматлар буенча, бу кеше эшкуарлык белән шөгыльләнгән – мөгезле эре терлек тоткан, сөтчелек белән шөгыльләнгән, фермер хуҗалыгы җитәкчесе булган. Ул 2021 елның ноябрендә хәбәрсез югалган, дип яза “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.

Әле бу вакыйга буенча тикшерү эше бара.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: