Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
15 июнь 2022, 12:05

“Үлем йорты” түбәсендә күңел ачканнар

Курыкмыйлар да!

Кичә, 14 июнь кичендә, начар даны таралган һәм халык телендә “үлем йорты”  дип йөртелгән йорт түбәсендә яшьләр күңел ачканнар. Уфада яшәүче ир сөйләвенчә, 10лап яшь кеше Киров урамында урнашкан төзелеп бетмәгән йорт түбәсенә менгәннәр. Анда алар музыка тыңлаганнар,  биегәннәр, үзләрен фотога  видеога төшергәннәр.

“Төзелеп бетмәгән йортны койма белән уратып алуларына карамастан, теләгән кеше барыбер ташландык төзелеш территориясенә керә ала. Еш кына йорт башында үсмерләрне һәм студентларны гына түгел, хәтта балаларны да күрергә була. Бик хәвефле урын, әмма ул, кызганычка каршы, балигъ булмаганнарны үзенә магнит сыман тартып тора. Ярый әле бу юлы бәла-каза булмаган”, – дип сөйли шул тирәдә яшәүче уфалы.

Моңа кадәр “Башинформ” “үлем йорты”н төзеп бетерергә һәм аның янында өч катлы балалар бакчасы, паркинг булдырырга ниятлиләр дип хәбәр иткән иде. Шәһәр советында хәбәр итүләренчә, узган елның ноябрендә Цюрупа, Достоевский, Пархоменко һәм Киров урамнары белән чикләнгән квартал территориясен  планлаштыру һәм межалау буенча җәмәгать тыңлаулары билгеләнгән иде. Сүз бу очракта нәкъ  шушы ташландык төзелеш турында бара иде. Менә инде 10 еллап торгынлык кичергән чорда бу төзелеш начар дан “казанып” өлгерде. Рәсми булмаган мәгълүматлар буенча, биредә ким дигәндә 11 кеше гомере өзелгән. Узган елның сентябрендә 16 яшьлек кыз аның чираттагы корбаны  булды. Аны төзелеп бетмәгән күп катлы йорт янында тапканнар иде.

Кызганычка каршы, ташландык төзелеш язмышы һаман билгесез. Әлегә  озайлы суд утырышлары бара.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: