БР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, бүген иртән Тәтешле районының Ялгыз-Нарат авылындагы бер йортта янгын чыккан.
Урынга янгын сүндерүчеләр, коткаручылар һәм ашыгыз ярдәм җибәрелгән. Алар килеп җитүгә, 4×5 метрлы бүрәнә йорты януы ачыкланган. Янгын чыккан йорт урынында бер ирнең гәүдәсе табылган. Һәлак булучының 1962 елгы икәнлеге ачыкланган.
"Кызганычка каршы, янгын вакытында ир-атның гәүдәсе табылды. Янгынның сәбәбе ачыклана, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тикшерү эшләрен башлаган - махсус оператив төркем эшли", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.