Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
10 июнь 2022, 13:47

Имтиханнан соң үле гәүдәсен тапканнар...

Якты дөньялардан кем туйган?!.

news.myseldon.com
Фото:news.myseldon.com

Санкт-Петербургта 14  яшьлек мәктәп укучысын физикадан имтиханнан соң Караваевская  урамындагы 9 катлы йорт янында табып алганнар.

Һәлак булган үсмер имин гаиләдә тәрбияләнгән. Әйбәт укыган, һәм, әти-әниләре сүзләре буенча, 8 сыйныфка күчкәндә тапшыра торган имтиханнарын бирә алмасмын дип борчылган.

“Фонтанка” язуынча, вакыйга көнне үсмер  физикадан  имтиханны (Бөтенрусия тикшерү эшен – ВПР) тапшырмаганлыгын белгән.  Мәктәпкә дип чыгып киткәч, бераздан аңа әти-әниләре шалтырата, үсмер телефонын алмый.  Соңрак малайның гәүдәсенә тап булган хатын полициягә мөрәҗәгать итә.

Җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: