Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
7 июнь 2022, 15:01

"ВКонтакте" топ-менеджеры дусты белән бергә һәлак булганнар

Алар Ненец автономияле округында актив ял иткән. 

newsgomel.by
Фото:newsgomel.by

VK генераль директорының беренче урынбасары Владимир Габриелян фаҗигале рәвештә һәлак булган, диелә компания хәбәрендә. Аның белән бергә  сатып алулар буенча директор Сергей Мерзляков та һәлак булган.

«Бүген иртән Владимир Габриелян һәм Сергей Мерзляковның фаҗигале хәл нәтиҗәсендә һәлак булуы мәгълүм булды. Без туганнары, якыннары һәм дуслары белән бергә кайгырабыз. Владимир һәм Сергей мәңгегә безнең команданың бер өлеше булып калачак», – дип хәбәр итә VK матбугат хезмәте.

Габриелянның 6 июньдә Ненец автономияле округында (НАО) Ак диңгезгә экспедиция вакытында югалуы билгеле булды. Дүрт кешедән торган төркем "Шерп" вездеходында яр буйлап Канин борынына таба хәрәкәт иткән. Бугряница елгасын кичкәндә машина әйләнеп каплана һәм су агымы аларны диңгезгә таба алып китә.

Ике кеше, шул исәптән Габриелянның хатыны Алена да исән калган. Габриелян үзе һәм аның юлдашы юкка чыккан. Baza Телеграм- каналы хәбәр итүенчә, берничә сәгатьтән соң коткаручылар аларның гәүдәләрен Песцовая елгасы ярында тапкан. 

Чыганак: vatantat.ru

Читайте нас: