Хәвеф-хәтәр
7 июнь 2022, 05:37

Тәрәзә ачык калган...

Сабыйларга күз-колак булып тору кирәк шул. 

www.service.kp.ruwww.service.kp.ru
www.service.kp.ru

Мәктәп каникуллары башлануга бәйле, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты рәисе Фәрит Гомәров ата-аналарга мөрәҗәгать итте.

“Югарыдан егылып төшү, янгын, суга бату һәм юл-транспорт һәлакәтләренә бәйле бәхетсез очракларга юлыкмас өчен балаларны караусыз калдырмагыз”, – дип эндәште ул өлкәннәргә.

Бу буш урында әйтелгән сүзләр түгел. Башкортстанда узган атнада шалтыратуларны кабул итүче “112” системасына 43 меңнән күбрәк мөрәҗәгать килгән. Аларның 14е югарыдан егылып төшү турында булган. Әлеге фаҗигаләр нәтиҗәсендә дүрт кеше үлгән.

“Кызганычка, үлүчеләр арасында Стәрлетамактан 4 яшьлек сабый һәм Уфадан 14 яшьлек үсмер бар. Моннан тыш, югарыдан егылып төшү сәбәпле, күп җәрәхәтләр белән 3 бала дәваханәгә эләккән”, – дип бәян итте коткаручы.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас