

Кичә көндез Мәләвез шәһәренең Смоленская урамында ике яшь егет коточкыч автомобиль авариясенә эләккән. Алар хәрәкәт иткән машинадан металл өеме генә калган.
Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, “КамАЗ” белән идарә итүче 36 яшьлек Куергазы кешесе сулга борылганда каршысына килүче “ВАЗ-2109” белән бәрелешә.
Бәрелешү нәтиҗәсендә җиңел машинаның 19 яшьлек водителе һәм аның пассажиры авыр тән җәрәхәтләре белән дәваханәгә озатылган. Яшьләрнең шәһәр буйлап азык-төлек ташып йөрүләре билгеле.
Чыганак: bashinform.ru