Хәвеф-хәтәр
5 июнь 2022, 10:13

Кызганыч, “права”сы булмаган

Бигрәк яшьли кырыла егетләребез...

БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.
Фото:БР буенча ЮХХДИнең матбугат хезмәтеннән.

Узган тәүлектә республика юлларында 6 аватоавария теркәлгән, алар нәтиҗәсендә 1 кеше һәлак булган һәм 7 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.

ЮХХДИдә хәбәр итүләренчә, Аскын районында төнге сәгать икеләр тирәсендә  Кашка-Гөмбә юлының 1нче километрында Гөмбә авылына табан юнәлгән ВАЗ-2105 машинасы водителе, идарәне югалтып, машинасын аударган.

Алган тән җәрәхәтләреннән 19 яшьлек егет ашыгыч ярдәм килгәнче үк үлгән. Аның “права”сы булмавы ачыкланган, машина да дәүләт теркәве үтмәгән.

Соңгы тәүлектә дәүләт автоинспекторлары  юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның   1700ләп очракларын ачыклаган. 45 аек булмаган водитель тоткарланган.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас