Хәвеф-хәтәр
3 июнь 2022, 09:31

Сарыклар арасында чир таралган

Авыру малларны суячаклар...

Учалы районының Кунакбай авылында ветеринарлар бруцеллёз таралуны ачыклаган. Шәхси хуҗалыктагы сарыклар чирләгән. Ә аларны икенче төбәктән документларсыз, рөхсәтсез һәм карантинда тотмый кайтарган булганнар.

Шәхси хуҗалык җитәкчесе Баһадир Юлдашев терлекләрне теркәмәгән һәм урындагы ветеринария хезмәтенә исәпкә куймаган, диләр вдеомстводан. Чир таралу лаборатория тикшерүләре үткәргәндә очраклы ачыкланган. Ә Юлдашевның хуҗалыгы шактый зур: биредә 2 айдан зуррак булган 253 баш мөгезле вак терлек бар. Аларның 58е чирле дип табылган.

Әле хуҗалыкта карантин игълан ителгән. Авыру малларны суячаклар, ә итен заводларда эшкәртәчәкләр. Калганнары каты контрольдә тотылачак.

Башкортстанның ветеринария идарәсеннән хәбәр итүләренчә, 2022  ел башыннан алып, бруцеллёз илнең 23 төбәгендә, шул исәптән безнең республика белән күрше Ырынбур һәм Свердловск өлкәләрендә теркәлгән. 2019 елдан алып бүгенгә кадәр бездә сыерларда һәм мөгезле вак терлектә бу чир очраклары ачыкланмаган булган. Ә 2018 елда шул ук Учалы районында әлеге авыру белән атлар чирләгән иде.

Бруцеллёз – терлекләр һәм кайсыбер кыргый җәнлекләр арасында тарала торган, шулай ук малдан кешегә күчәргә мөмкин булган йогышлы, хроник авыру. Әлеге авыру аркасында маллар зәгыйфь яки үле үрчем тудырырга мөмкин. Авыру көтүлеккә башка хуҗалыклардан терлекләр керткәндә, сәламәт һәм авыру малларны бергә көткәндә, көтүне инфекция эләккән сулыклардан су эчерткәндә һәм башка кагыйдәләрне сакламау сәбәпле туа.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас