Хәвеф-хәтәр
3 Июня 2022, 05:44

Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!

Бер көн эчендә ике бала югары каттан егылып төшкән.

Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!
Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!

Кичә, 2 июнь көнне, Стәрлетамак шәһәренең күпкатлы йорт янында җирдә 4 яшьлек малайны табып алганнар. Ул биеклектән килеп төшеп имгәнгән. Бала 6 катта яшәгән. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Баланы хастаханәгә илткәндә, кызганычка каршы, ул вафат булган.

Мондый очрак кичә кич Ишембайда да булган. 11 яшьлек малай 4 кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, малай купсанлы имгәнүләр алган, аны Ишембай хастаханәсенә алып киткәннәр.

Җәй башланды, тәрәзәләр ачылды. Балаларга карата игътибарлырак булыйк.

Автор фотосы.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас