

Уфаның Орджоникидзе раойнында кичә балигъ булмаган кыз җәрәхәтләнгән. Медицина өлкәсендәге чыганак хәбәр итүенчә, 7 сыйныф укучысы җитди травма алган.
“Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз бала Кулса урамында урнашкан гараж түбәсеннән җайсыз егылган. Аны дәваханәгә озатканнар”, – дип аңлата чыганак.
Укучы кызны 17 санлы дәваханәнең реанимация бүлегенә салганнар. Аның корсагы яраланган, талагы шартлаган, йөзе имгәнгән, баш мие селкенгән.
Гараж түбәсендә кыз бала нишләве, анда ничек менүе – билгесез. Әле хокук саклау органнары хезмәткәрләре вакыйга сәбәпләрен җентекләп тикшерә.
Чыганак: bashinform.ru