

Мәктәптәге дәүләт имтиханнары алдыннан мошенниклар Telegram-каналлар аша банк клиентларын алдауның яңа ысулын тапканнар. Анда укучыларга Бердәм һәм Төп дәүләт имтиханнары тестларына җаваплар сатып алырга тәкъдим итәләр, ди “Тинькофф”.
Бу схеманы ачыклаган Телеграмның "Тинькофф Защита" платформасы имтиханнарга җаваплар сатучы 30дан артык шундый каналга тап булган. Каналлардагы катнашучыларның гомум суммасы 1,5 миллионнан артык. Мошенниклар булдырган бу каналлардагы катнашучылар акчаларны я күрсәтелгән реквизитлар буенча күчерә, яисә администраторга язалар, алар исә шәхси хәбәр итеп банк картасы номерын язып җибәрә. Акча күчерүне раслаган квитанцияне администраторга салгач, ул тиз арада кулланучылар комментарийлар яза алмас өчен каналга керү мөмкинлеген блокировкалый. Әлбәттә, тест җаваплары җибәрелми.
Чыганак: tass.ru