Барлык яңалыклар
Хәвеф-хәтәр
27 Май 2022, 20:53

Яңа төр җәза

Русия автомобильчеләре машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүнең яңа сәбәбен атадылар.

Яңа төр җәза
Яңа төр җәза

Русия автомобильчеләре машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителүнең яңа сәбәбен атадылар. Бу сәбәп буенча таныклыктан мәхрүм итү вакыты бер ярым елга кадәр барып җитә ала. Моңа кадәр бу җәза кулланылмады, шуңа күрә ул барлык йөртүчеләргә дә көтелмәгән яңалык булып тора.

Русия ЮХХДИ начальнигы Михаил Черников аңа  аңлатма бирде. Моңа нәрсә сәбәпче булган соң? Кыш көнендә бер машина ачык канализация коесына барып менә.  Мондый каршылык транспорт чарасын читкә алып ташлый. Нәтиҗәдә, машина шәхси йортның коймасына бәрелә һәм бераз зыян сала. Машина хуҗасы төшеп йорт хуҗасының чыкканын көтә. Әмма  беркем дә күренмәгәч, юлын дәвам итә.  Ләкин бер айдан соң, үзен шушы йортның хуҗасы дип таныткан хатын-кыз ир-атка шалтыратып, авария булган урынны ташлап китүе сәбәпле машина йөртүченең таныклыгыннан мәхрүм ителәчәген хәбәр итеп гаҗәпләндерә. Юл йөрү кагыйдәләрендә ике транспорт чарасының бәрелешүе генә авария дип теркәлә. Әлеге ир-ат Михаил Черниковка мөрәҗәгать итә. ЮХХДИ начальнигы йорт хуҗасының дәгъвасы урынлы дигән җавап бирә. Бак дисәң, йортка видеокамера урнаштырылган булган һәм шундагы язма аша машина хуҗасының кем икәнлеген ачыклыйлар. Йорт хуҗасы, китерелгән зыян өчен компенсация таләп итеп, ир-ат өстеннән полициягә гариза язып тапшыра. Әгәр кеше китерелгән зыянны каплатудан баш тартса, ул ел ярымга кадәр машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителәчәк. “Юл йөрү кагыйдәләре Кодексының 12.27 маддәсендәге 2 өлешенә ярашлы (“авария урынын ташлап китү”) машина хуҗасы 15 тәүлеккә кулга алынырга яки 1 елдан алып 1,5 елга кадәр таныклыгыннан мәхрүм ителергә мөмкин. Бу очракта суд карарына кадәр, йорт хуҗасы белән килешенгән хакны түләп, административ җаваплылыктан котылып калып була. Мондый җаваплылык барлыгын барлык транспорт хуҗалары да белеп торырга тиеш, чөнки бу машинага гына түгел, башка транспорт чаралары белән китерелгән зыянга да кагыла”, – ди ЮХХДИ начальнигы Михаил Черников.

Фото:tonkostidtp.ru

Автор:Фаткуллин Рәдиф
Читайте нас: