Хәвеф-хәтәр
27 Май 2022, 06:39

Кабер казучылар сугышкан

Яр Чаллы шәһәрендә аптырарлык хәл булган.

Кабер казучылар сугышканКабер казучылар сугышкан
Кабер казучылар сугышкан

Яр Чаллы шәһәрендә аптырарлык хәл булган: кабер казучылар сугышкан. Бу турыда Chelny-biz хәбәр итә. Күмү мәшәкатьләре белән шөгыльләнүче агентлык хезмәткәрләре белән зират җитәкчелеге арасында аңлашылмаучанлык килеп туа. Кабер казучылар кабер казый башлагач, бу урында төзекләндерү эшләре баруы турында әйтәләр. Агентлыкта исә аларны махсус рәвештә кабер казый башлагач кына килеп әйтүдә гаеплиләр. Зират җитәкчесе: "Без кемне күмгәннәрен белергә тиешбез. Бәлки монда җинаять корбанын җирлиләрдер", - ди. Ничек кенә булмасын, һәр җирдә дә тәртип булырга тиеш. Мәет бит җир бүлешкәнне көтеп яталмый... Чыганак: tatpressa.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас