Хәвеф-хәтәр
26 Май 2022, 08:55

Үтүкне сүндермәгән...

Электр приборлары белән игътибарлы булыйк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.
Фото:Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча матбугат хезмәтеннән.

 25 май көнне Бүздәк районының Комсомол авылындагы 3 фатирлы кирпеч йортта янгын чыккан. Вакыйга урынына оператив рәвештә янгын сүндерүчеләр һәм башка махсус хезмәтләр килгән. 

Янгынны тиз арада сүндерәләр,  бәхеткә, каза күрүчеләр юк. Янгын чыгу ихтималының берсе – электр приборларын караусыз калдыру.  Фатирда 3 балалы 38 яшьлек хатын яши. Ут чыкканда алар өйдә булмаган. Хатын соңгы кыңгырау бәйрәменә киемнәр  үтүкләгән дә, үтүкне сүндерергә онытып, балалары белән чыгып киткән. Махсус извещатель тавышын ишеткән күршеләр янгын сүндерүчеләрне чакырткан.

Янгын сүндерүчеләр ярый әле извещатель булган, югыйсә, бу хәлнең ничек тәмамланасын күз алдына да китерүе читен, ди. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас