

Мессенджерларда чәшкенең (норка) бер татар авылындагы хуҗалыкка «һөҗүме» нәтиҗәләрен тасвирлаган видео таралды. Чәшке бер хуҗалыкта дистәләгән бройлер чебешен буып аткан. Хуҗабикә хатын ишегалдында, абзар-кура тирәсендә үлеп яткан чебешләрне карап йөри, «Үләм!» дип сукрана.
Икенче видеода – бу һөҗүмдә «гаепләнүче». Чәшкене хуҗа капкынга эләктергән. Хуҗа хуҗабикә һәм күршеләре белән капкынга төшкән чәшке турында фикер алыша. Күршесе: «Җибәрә күрмә, бәреп үтер!» - дип көлә. Тагын берсе «Бүтән урамга җибәр!» - дип шаяртып киңәш бирә.
Бу видеоларның тәгаен кайда төшерелүе билгесез. Мессенджерда Сарман районы дип язалар.
Чыганак: "Интертат"