Хәвеф-хәтәр
24 Май 2022, 06:04

Трамвайларны туктатканнар

Авариядә кем гаепле?

muet-ufa.rumuet-ufa.ru
Фото:muet-ufa.ru

Уфаның электр транспорты муниципаль идарәсе  трамвайлар хәрәкәтен туктатырга мәҗбүр иткән авария аркасында 40 мең сум акча кайтарырга ниятли.

Электр транспорты идарәсендә  хәбәр итүләренчә, авария 20 майда Трамвай урамы һәм Уфа шоссесы киселешләрендә  теркәлгән. Биредә Volkswagen Tiguan белән Renault Duster бәрелешкәннәр. Нәтиҗәдә ике якка да трамвайлар хәрәкәте туктап торырга мәҗбүр булган.

“8 санлы трамвай маршрутының туктап торуы 1 сәгать 15 минут тәшкил итте. Җәмәгать транспортының шулкадәр туктап торуы якынча 40 мең сум зыяннан бәяләнә. Бу акчаларны авариядә гаепле водитель түләргә тиеш булачак”, – диләр транспорт идарәсендә.

Чыганак: bashinform.ru

 

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас